Миннигулова Лейсан Асадулловна
МБДОУ№19 "Алёнка"
г.Набережные Челны
Проектның темасы «Гѳмбәләр»
(Зурлар тѳркеме)
Танып белү пректы.
Проектның дәвамлыгы: 1атна
Максат:
-Урман күрке булган гөмбәләрне тышкы кыяфәтләре буенча танып, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аерырга өйрәнү, аларны сакларга кирәклеген аңлату.
Бурычлар:
-Урман байлыкларына сак караш тәрбияләү.
-Сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү.
-Гөмбәләрне танып, аерырга өйрәтү.
Проектның этаплары
Әзерлек өлеше
-Максат кую.
-Проектның башкару формаларын эзләү.
-Проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү.
-Проектның перспектив планын, план –схемасын төзү.
Төп өлеше.
- Әңгәмәләр;
- Күзәтүләр алып бару.
- Дидактик үстерешле уеннар уйнау.
- Мөстәкыйль чаралар.
- Әкиятләр уку.
- Әти-әниләр арасында конкурслар оештыру.
Йомгаклау өлеше.
1.Театрлаштырылган күренеш.
«Гѳмбәләр безнең дуслар»
Переспектив тематик план
|
№ |
Эшчәнлек тәртибе |
Тәрбияче белән балаларныңбердәм эшчәнлеге |
Балаларның мѳстәкыйль эшчәнлеге |
Әти- әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге |
|
1 |
Әңгәмәләр алып бару: -«Агулы һәм ашый торган гөмбәләр», -«Урманда нәрсәләр үсә».
|
Үстерешле диолог |
Карточкалар ярдәмендә дидактик уен: ««Бу нинди гөмбә».
|
Гѳмбәләр турында әкиятләр уйлап чыгару |
|
2 |
Рәсем ясау: «Гөмбәләр» |
Гөмбә турында шигырь сөйләү |
Гөмбәләр ясыйлар |
Төрле табигый материаллардан гөмбәләр ясау |
|
3 |
Кисеп ябыштыру: «Гөмбәләр аланы» |
Гөмбә турында әкиятне дәвам ит.
|
Эчтәлек буенча кисеп ябыштыру |
Гөмбәдән рецептлар конкурсы |
|
4 |
Әвәләү: «Гөмбә җыярга бардык» |
Иң кызыклы өлешен әйтү |
Эчтәлек буенча әвәләү |
Табышмаклар һәм шигырьләр иҗат итү |
|
5 |
Йомгаклау чарасы:«Гѳмбәләр безнең дуслар» |
Театрлаштырылган күренеш |
Шигырьләр сөйләү |
Проектның нәтиҗәлелеге: Балаларның программа материалларын үзләштерү нәтиҗәсендә күрәм.
Гѳмбәләр безнең дуслар
(театрлаштырылган күренеш)
Катнашалар. Урман агае, Тиен малае. Ак гѳмбә , Чын баллы гѳмбә , Әтәч гѳмбәсе. Майлы гѳмбә – ашый торган гѳмбәләр. Ак томсык, Яшел-томсык, Сары-томсык, Кызыл чебен гѳмбәсе, Ялган баллы гѳмбә – агулы гѳмбәләр. 1 бала, 2 бала.
Декорация. Урман аланы.
Урман агае . Балалар менә сезгә табышмак,
Кайсыгыз тапкыррак
Утыралар урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Җилдә җилләтеп киптерә
Тиеннәр аны җыеп.
Балалар. Болар гѳмбәләр.
Урман агае. Булды булды монысы.
Мин тагын берне әйтәм,
Ә нәрсә икән бусы?
Гәүдәсе бар – җаны юк.
Эшләпәсе бар – башы юк.
Бар азыклар арасыннан








