Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

«Куянда кунакта» «В гостях у зайчика»
Познание
Автор: Камалова Фаниля Масумовна   
09.11.2017 22:13

«Куянда кунакта» «В гостях у зайчика»«Куянда кунакта» «В гостях у зайчика»

Максат: Балаларның җәнлнекләр турында белемнәрен ныгыту, аларны таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү. Балаларның сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү. Дөрес итеп кәрзингә кишерләр ябыштырырга өйрәтү. Пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау:куян, кишер, кәрзин, хат.

Шөгыль барышы.

Т-че: Исәнмесез, балалар!

Б-р: Исәнмесез!

Т-че: Ә хәзер балалар килгән кунакларыбызга сәлам тапшырып алыйк.

 

Иртән сәлам тапшырабыз

Кызыл кояшка сәлам!

Зәңгәр күккә дә сәлам!

Кунакларыбыз сезгә дэ

Чык күңелебездән сәлам!

Т-че: Ә хәзер дәресебезне башлап җибәрәбез. Балалар без бүген сезнең кунакка барабыз. Ләкин кемгә кунакка барачагыбызны, табышмакның җавабыннан белерсез.

Кыш көне ак,

Җәй көне соры,

Бүредән һәм төлкедән курка.

Б-р: Куян

Т-че:Дөрес, куян. Балалар, карагыз әле безгә кемнәндер хат килгән. Әйдәгез әле хатны укып китик.

“Исәнмесез, балалар! Минем бүген туган көнем Һәм мин сезне үземә кунакка чакырам. КУЯН”

Т-че: Балалар куянга кунакка барабызмы?

Б-р: Әйе барабыз.

Т-че: Балалар без куянны ничек танырбыз икән? Ул ниндиерәк, әйдәгез искә төшереп алыйк әле.

Б-р: Озын колаклы, йомшак, кечкенә, куркак.

Б-р: Дөрес балалар. Болай булгач куянны табабыз. Туган көндә бүләкләр дә бирәләр бит. Без нәрсә бүләк итәрбез икән? Ул нәрсә ярата?

Б-р: Куян кишер ярата.

Т-че: Әйе балалар, бик дөрес. Куян кишер ярата. Әйдәгез әле менә шундый матур кәрзингә кишерләр ябыштырабыз һәм куянга бүләк итәрбез. Ябыштырганчы карыйк эле, кишер нинди?

Б-р: Каты, шома, кызыл төстә.

Т-че: Бик дөрес балалар. Эшкә керешкәнче, кулларны ял иттереп алыйк.

Ак куянкай утыра

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аның тәпие туңган

Җылытып алырга кирәк

Менә шулай, менә шулай

Җылытып алырга кирәк.

Аның аягы туңган

Сикереп алырга кирәк.

Менә шулай, менә шулай

Сикереп алырга кирәк.

Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез өстәл артына басабыз һәм куянга бүләгебезне ясыйбыз.

(Кишерләр ябыштырыла)

Балалар, әйдәгез күзләрне йомабыз һәм куян янына барабыз. (Күзләр йомыла).

Балалар кузләрне ачыйк әле, менә куян безне каршы ала.

-Исәнме куян, без сиңа кунакка килдек һәм үзебез белән күчтәнәч тә алып килдек.

Куян: Исәнмесез балалар, күчтәнәчегез сезгә зур рахмәт. Мин дә сезне көттем һәм уен да әзерләдем.

Уен: ”Күрсәт әле үскәнем! ”

Т-че: Рәхмәт куян бик матур уен әзерләгәнсең. Ә без сина матур шигырьләр өйрәнеп килдек.

Тагир: Әй куян, куян.

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы озынкай гына

Аягы җиңел-мамыктай гына.

Зәринә: Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган

Бөтен җире чыланган.

Куян: Булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә. Минем белән уйнаганыгыз, шигырьләр сөйләгәнегез һәм бүләкләрегез өчен мин сезгә шундый матур капчыкта бүләкләр биреп җибәрәм.

Сау булыгыз балалар!

- Сау бул куян, рәхмәт сиңа!!!

(Музыка көенә балалар төркемгә кереп китәләр)

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год