Дошкольник - сайт воспитателя              
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Итоговое занятие по развитию речи Старшая группа "Путешесвтие в страну находчивых"
Итоговые занятия
Автор: Лейсан Асадулловна Миннигулова   
24.08.2014 09:40

Итоговое занятие по развитию речи Старшая группа Путешесвтие в страну находчивых“Зирәк уеннар иленә сәяхәткә бару

Бурычлар: Фонематик ишетү сәләтләрен үстерү. Сүздә авазның урынын билгели белү.

Исемнәрне сыйфатлар белән бәйләргә өйрәтү, капма- каршы мәгънәле сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

Үзләренеңбелгәннәрен бәйләнешле итеп, сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләр кулланып, хикәя формасында сөйләргә, башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга өйрәтүне камилләштерү.

Тәрбияче: Балалар кызыклы сәяхәткә барырга телисезме? Мин сезгә “зирәк уеннар” иленә барырга тәгъдим итәм. Ничек уйлыйсыз, нәрсәдә сәяхәт итеп була?

Балалар: Машина , автобус, велосипед һ.б.

Тәрбияче:Без сезнең белән нәрсәдә барасын табышмакка җавап тапканнан соң белербез.

Скачать конспект

 

Уф итәр, пуф итәр

Төкеренер дә пошкырыр

Пошкырса да алып китәр

Акча түләсәң илтәр

(Поезд)

Дөрес, поезд. Ул безне күптән көтә. Ә хәзер вагоннарга, кем йорт хайваннарын әйтеп бирә,  шул утыра.

(Балалар әйтәләр, җыр куела “Зәңгәр вагон”)

- Менә без “Зирәк уеннар” иленә килеп җиттек. Бу ил гади генә түгел, мондагы әйберләр бик серле. Карагыз әле бу чәчәккә, сез беләсезме ул нинди чәчәк?

- Җидетаҗ.

- Ә ни өчен андый исем бирдегез?

- Чөнки аның җиде таҗы бар.

- Балалар  ул гади чәчәк түгел, аның артында сер яшерелгән. Аны белер өчен бу таҗларны ачырга кирәк. Карагыз әле һәр таҗда номер бар . шундый ук номерлар конвертларда куелган. Конвертлар җидәү, аның өчендә биремнәр язылган. Без бу биремнәрне үтәргә тиеш һәм шундый ук номерлы чәчәкнең таҗларын ачарбыз. Башлыйбызмы? Алайса җиде конвертны эзләп табарга кирәк һәм тәртип буенча ачарбыз.

Конверт №1 “Җавабын тап!”

Мин хәзер табышмак укыйм, кем белә кул күтәреп җавап бирә.

1.Биек-биек тауларда,

Зифа буйлы талларда,

Бер урыннан, бер урынга

Йөри тере тун чикмән. (сарык)

2.Үлән ашый, май ташый. (сыер)

3.Сакалы бар –акылы юк. (кәҗә)

4.Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе. (мәче)

-Бер сүз белән генә ничек әйтеп була? Нинди төркемгә кертеп була.

-Дөрес йөрт хайваннары, без беренче биремне үтәдек һәм беренче таҗны ачырга була (М)

Конверт №2“Кайсыныкы нәрсә?”

-Түгәрәк ясап басабыз, мин туп белән атам йорт хайваннарын әйтеп,сез миңа аның баласын әйтеп каршы атасыз.

(ат-колын, сарык-бәрән, кәҗә-кәҗә бәтие, эт- көчек, мәче-песи баласы, сыер-бозау, тавык-чеби, каз-каз бәбкәсе һ.б.)

-Икенче таҗны ачабыз (О)

Конверт №3

Бирелгән сүзләрдә ә авазының урынын билгели белү.

Әәч, бәән, кәә, мә-че, үр-дәк бәб-кә-се.

3нче таҗны ачабыз (Л)

Конверт №4  “Киресен әйт”

-Балалар монда бер тискәре мәче килгән, ул нәрсә әйтсәң дә, киресен әйтә икән. Ак кәҗә дисәң, ул кара ди. Уйныйбызмы аның белән?

Чиста песи – пычрак песи

Зур ат – кечкенә ат

Усал эт – юаш эт

Озын койрык – кыска койрык

Юан мөгез – нечкә мөгез

Ана үрдәк – ата үрдәк

Карт әтәч – яшь әтәч

4 нче таҗны ачабыз (О)

Конверт №5 “Сөйләм буенча бел”

Хәзер бер картинаны сайлап алабыз да, бүтән балаларга күрсәтмичә аны тасвирларга ягъни аның турында сөйләргә кирәк. Башкалар шул сөйләм буенча нәрсә икәнен өйтеп бирергә тиеш.

(4-5 баладан сөйләтү)

5 нче таҗны ачабыз(Д)

Конверт №6 “Бер – Күп”

Ат – атлар, колын –колыннар, кәҗә – кәҗәләр, бәрән – бәрәннәр, сыер – сыерлар, бозау – бозаулар, песи – песиләр, эт – этләр.

6 нче таҗны ачабыз(Ц)

Конверт №7 “Песине тынычландыр”

Песи елый, без аны матур сүзләр белән тынычландырыйк әле балалар.(кечкенә, йомшак, иркә, мыеклы, ягымлы һ.б.)

Песи белән уйнадык, тынычландырдык, ә хәзер чәчәкнең соңгы таҗын ачыйк. Кем укып бирә нинди сүз язылган монда?

МОЛОДЦЫ

Мин дә сезгә МОЛОДЦЫ дип әйтәсем килә. Сез бу биремнәрне бик яхшы гына үтәдегез. Ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк, ә песи белән нишләргә ? Әйдәгез без аны бакчага алып кайтыйк. Аңа исем уйлап табыйк. Безнең төркемдә яшәсен, бездә уечыклар күп, аңа беркайчан да күңелсез булмас. Ә хәзер киттек балалар бакчасына!

МБДОУ №19 “Алёнка”

Итоговое занятие по развитию речи

Старшая группа

Воспитатель: Миннигулова Ляйсан Асадулловна

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru С 2020 года журнал Дошкольник.рф выходит 1 раз в неделю.

Ближайший номер 15 (331) выйдет
22 апреля 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 14 (330) за 2024 год
Скачать Номер 13 (329) за 2024 год
Скачать Номер 12 (328) за 2024 год
Скачать Номер 11 (327) за 2024 год
Скачать Номер 10 (326) за 2024 год
Скачать Номер 9 (325) за 2024 год
Скачать Номер 8 (324) за 2024 год
Скачать Номер 7 (323) за 2024 год
Скачать Номер 6 (322) за 2024 год
Скачать Номер 5 (321) за 2024 год
Скачать Номер 4 (320) за 2024 год
Скачать Номер 3 (319) за 2024 год